«

»

Открытие Мечети в деревне Идяшбаш.

Кояшнын назлы карашы, доньяны матур итте.
Кунелләргә рәхәт биреп, Мәчет ачар көн җитте.
Халкыбызның бәйрэменә Дус – ишлэр өстәл корсын.
Мәчет булган авылда Гомерлэр гөрләп торсын!
Аллага шөкер. 16 декабрь 2023 елны Идәшбаш авылында Мәчет ачу тантанасы булып утте. Безнең шатлыгыбызны уртаклашырга килгән кунакларыбыз: Мәчет төзелешен башлап җибәргән, чыгымнарның иң куп өлешен кутәргән иганәчебез Курбангалиев Фануз Фаяз улы, Буздәк районынын МР Советы рәисе Салимов Рамиль Масалим улы, социаль һәм кадр мәсьәлэлэре буенча администрация башлыгы урынбасары Исхакова Ляйсан Наиль кызы, Рәссәйнең Узәк диния нәзәрәте вәкиле Валиахмэт хәзрәт, Буздәк мәчете Имам мөхтәсибе Фәрит хәзрәт Гиззатуллин, курше мәхәллә имамнары катнашты. Бәйрәм тантанасын ямьлэп Сабай авылыннан Рәзифә апа Хабирова җитәкләгән “Сөембикә” балалар төркеме чыгыш ясады. Чыгышлар тамамланганнан сон, азан әйтелеп моселманнар мәчет эченэ кереп , намазга бастылар, яна мәчеттә беренче мәртәбә кумәк намаз укылды. Кунаклар очен хуш исле плов әзерләнде. Мәчет ачылу тантанасы Мөбәрәк булсын! Алдагы көннәрдә дә барчабызга Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, дога кылып яшәргә язсын. Мәчеткә аяк баскан һәркемгә бәрәкәле тормыш, исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең әжер-савабын куреп яшәргә насыйп итсен! Әмин🙏🙏🙏

Файлы для просмотра и скачивания:

Файл Размер файла Кол-во скачиваний
jpg открытие 109 КБ 340
jpg Фануз 2 135 КБ 368
jpg халык 126 КБ 348
jpg Рудиль 149 КБ 320
jpg Рафаэль 139 КБ 302
jpg Ирек 151 КБ 332
jpg плов 1 165 КБ 327
jpg дети 130 КБ 265
jpg Уфа мулла 147 КБ 319
jpg картамак мулласы 123 КБ 352